Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Яр Чаллы шәһәре территориясендә мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү функциясен гамәлгә ашыра торган вәкаләтле структур бүлекчәсе булып тора.

Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының башка хокукый норматив актларына, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, мәдәният идарәсе турындагы нигезләмәгә һәм башка муниципаль хокукый актларга таяна.

Идарәнең төп бурычлары:

– милләтара багланышларны ныгыту һәм үстерүгә булышлык итү;

– мәдәният эшчәнлеге, һөнәри сәнгать, музейлар, китапханәләр эше, халык иҗаты өлкәләрендә аерым юнәлешләрне үстерүдәге максатларны һәм өстенлекләрне билгеләү;

– халыкның төрле катламнары ялын оештыруга, мәдәни ял итү эшчәнлегенең күптөрлелеген тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү;

– җирле традицион халык сәнгате төрләрен үстерүгә, халык сәнгате һөнәрчелегенең саклануына, яңарышына, үсешенә булышлык итү;

– эстетик тәрбия, сәнгать белеме бирү, мәдәният өлкәсендәге педагогик эшчәнлек;

– муниципаль милектәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) популярлаштыру.

Мәдәният идарәсе түбәндәге функцияләрне башкара:

– муниципаль мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеген координацияли;

мәдәният мәсьәләләре буенча район хакимиятләре белән үзара эшчәнлек алып бара;

– үз компетенциясе кысаларында, муниципаль мәдәният учреждениеләренә методик һәм консультация ярдәме күрсәтә, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алу системасының үсешен тәэмин итә;

– театр-тамаша учреждениеләре, китапханәләр системасы, музейлар эшен үстерүгә ярдәм күрсәтә;

– үз компетенциясе кысаларында, һөнәри сәнгатьнең барлык төрләре һәм жанрлары үсешенә булышлык итә;

– шәһәрдә мәдәни-тамаша чараларын (фестивальләр, күргәзмәләр, конкурслар, бәйрәмнәр һәм башкалар) әзерләү һәм үткәрү эшен оештыра.

Контактта - https://vk.com/kult_chelny
Telegram - https://t.me/culture_chelny
Сайт - http://nabchelny.ruhttp://nabchelny.ru/company/672
Эл.почта - kult.chelny@mail.ru
Афиша - http://nabchelny.ru/afisha
https://bileton.ru/


Җитәкче:

Кәрамиев Румил Рәүф улы

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:


Четверг, 24 августа 2023, 11:51