Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе ведомствоара координацияләүче орган булып санала һәм ул хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру буенча территориаль башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрнең үзара эшчәнлеген тәэмин итү өчен төзелә.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе үз эшчәнлеген Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының башка норматив-хокукый актлары, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы, башка муниципаль-хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашыра.

Комиссиянең төп бурычлары: 

1) җирле үзидарә органнарының һәм хокук бозуларны профилактикалауда, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәүдә катнашучы затларның, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең эшчәнлеген координацияләү, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары белән хезмәттәшлек итү, шул исәптән алкогольле продукцияне, сыра, тәмәкене дөрес кулланмауны профилактикалау һәм Яр Чаллы шәһәре халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләрен дә кертеп;

2) комиссия карарларын үтәүне тәэмин итү; 

3) Башкарма комитет Җитәкчесенә Яр Чаллы шәһәре территориясендә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә муниципаль программаны тормышка ашыру турында тәкъдимнәр әзерләү; 

4) алкоголизм, наркомания, законсыз миграция, җинаять җәзасын иректән мәхрүм итү урыннарында үтәгән һәм (яки) Яр Чаллы шәһәре территориясендә хокук бозулар дәрәҗәсен киметү буенча җинаять-хокукый башка чараларга дучар ителгән затларны ресоциальләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләү;

 5) хокук бозуларны профилактикалауның төп юнәлешләре буенча комплекслы чаралар эшләү, аларны хокук бозуларны профилактикалау субъектларының һәм аларның вазыйфаи затларының, шулай ук хокук бозуларны профилактикалауда катнашучы затларның гамәли эшчәнлегенә кертү;

6) Яр Чаллы шәһәре территориясендә хокук бозулар дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән шәһәр профилактика чараларын, шулай ук Яр Чаллы шәһәре территориясендә профилактика чараларын оештыру һәм үткәрү;

7) пункт төшереп калдырылган;

8) хокук бозуларны профилактикалау субъектлары һәм хокук бозуларны профилактикалауда катнашучы затлар алып барган эш турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү.

Комиссия үзенә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен түбәндәге төп функцияләрне башкара:

1) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә шәһәрнең муниципаль программаларын эшләүдә катнаша, шулай ук аларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуда катнаша, шул исәптән әлеге программаларда каралган хокук бозуларны профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген мониторинглау юлы белән;

2) хокук бозуларны профилактикалау субъектлары һәм аларның вазыйфаи затлары, шулай ук хокук бозуларны профилактикалауда катнашучы затлар эше турында мәгълүмати-аналитик, белешмә материаллар әзерләүне һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә мониторингны гамәлгә ашыра;

3) хокук бозуларны профилактикалау субъектларының һәм аларның вазыйфаи затларының, шулай ук хокук бозуларны профилактикалауда катнашучы затларның Яр Чаллы шәһәре территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чараларын гамәлгә ашырганда уңай эш тәҗрибәсен гомумиләштерә һәм тарата;

4) хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен хәл иткәндә иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итә;

5) аның функцияләренә караган мәсьәләләр буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итә;

6) хокук бозуларның торышы һәм тенденцияләре, аның функцияләренә караган мәсьәләләр буенча профилактик эшнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат җыюны һәм анализлауны үткәрә;

7) комиссия карарларының үтәлешен контрольдә тота.


Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия составы

Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе беркетмәләре

Хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге программалар

Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең эш планнары

Мошенниклыкны профилактикалау буенча мәгълүмат белешмәлекләре

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча мәгълүмат белешмәлекләре


Пятница, 7 июля 2023, 18:01